Фитр сәдакасын ничек бирергә: азык-төлек беләнме, акчалатамы?
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында язылган.